Башкортстан синоптиклары алдагы өч көнгә һава торышы фаразларын хәбәр итте. “Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, бүген явым-төшем булмаячак. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан талгын. Көндез һава температурасы -11, -16 градус булачак.
Пәнҗешәмбе көнне, 20 февральдә, явым-төшемсез. Җил юнәлешен үзгәртүчән, талгын. Төнлә -21, -26 градус, урыны белән -27, -32, көндез -10, -15 градус, Башкортстанның таулы районнарында -5 градуска кадәр салкын булачак.
Җомга көнне, 21 февральдә, явым-төшемсез. Җил үзгәрүчән, талгын. Төнлә -21, -26 градус, урыны белән -27, -32 градус, көндез -10, -15 градус, таулы районнарда -5 градус булачак.
Автор фотосы.