“Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, бүген явым-төшем булмаячак, республиканың көньягында гына бераз кар явачак. Җил төньяк-көнчыгыштан уртача исәчәк, көндез көньяктан көчле җил көтелә. Көндез һава температурасы -8, -13 градус булачак.
Шимбә көнне, 22 февральдә, республиканың төньяк яртысында явым-төшем көтелми. Җил төньяк-көнчыгыштан уртача исәчәк. Һава температурасы төнлә -18, -23 градус, аязытканда -28 градуска кадәр суыта, көндез -6, -11 градус. Төбәкнең көньяк яртысында бераз кар, урыны белән көчле кар явуы, буран чыгуы көтелә, бозлавык, юлларда кар көртләре хасил булачак. Җил төньяк-көнчыгыштан уртача, көндез көчле җил чыгачак. Һава температурасы төнлә -13, -18 градус, көндез -4, -9 градус торачак.
Якшәмбе, 23 февральдә, бераз кар явачак, урыны белән уртача, көньяк районнарда буран чыгачак, бозлавык, төньяк районнарда явым-төшем булмаячак. Җил төньяк-көнчыгыштан уртача, көньяктан көчле җил көтелә. Һава температурасы төнлә -11, -16 градус, аязытканда -21, көндез - 3, -8 градус.
Автор фотосы.