+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Табигать белән дус бул!
25 февраль 2025, 03:45

Кар эресә, сулар акса...

Халык сынамышлары синоптиклар фаразлары белән туры килерме?

Кар эресә, сулар акса...Кар эресә, сулар акса...
Кар эресә, сулар акса...

Халык сынамышларына күз салсак, 26 февральдә кар эресә, сулар акса, җәй яңгырлы булыр, дигән борынгылар.  

Алдагы өч көн Башкортстанда кар явачак, дип фаразлый “Башгидрометүзәк” белгечләре. Бүген, 25 февральдә көндез бераз кар явуы көтелә. Җил көнбатыштан, төньякка күчеп, уртача исәчәк. Көндез һава температурасы -3,-8 градус тәшкил итәчәк.

Иртәгә, 26 февральдә,  төнлә урыны белән, көндез бераз кар явуы, көньяк-көнчыгыш районнарда кар явачак. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача исәчәк. Төнлә -9, -14 градус , аязытканда -19 градус, көндез -3, -8 градус булачак.

Пәнҗешәмбе көнне, 27 февральдә, шулай ук кар явуы ихтимал, көндез бераз кар явуы көтелә. Җил көнбатыштан талгын исәчәк. Һава температурасы төнлә -9, -14 градус , аязытканда -15, -20 градуска кадәр, көндез -3, -8 градус.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас