Халык сынамышларына күз салсак, 27 февраль көнне җылы һава торышы булса, март аеның башы суык булачак, дигән борынгылар.
Иртәгә республиканың таулы районнарында +2 градуска кадәр җылытачак, дип хәбәр итәләр төбәк синоптиклары.
“Башгидрометүзәк” мәгълүматларына караганда, бүген көндез урыны белән бераз кар явачак. Җил төньяк-көнчыгыштан уртача исә. Көндез температура -4, -9 градус, таулы районнарда 0 градуска кадәр.
Җомга көнне, 28 февральдә, сизелерлек явым-төшем булмаячак. Җил төньяктан талгын исәчәк. Һава температурасы төнлә -11, -16 градус, урыны белән -20, -25 градуска кадәр салкын, көндез -3, -8 градус, таулы районнарда +2 градуска кадәр җылытачак.
Язның беренче көнендә, 1 мартта, элеккечә үк явым-төшемсез. Җил төньяктан талгын исәчәк. Һава температурасы төнлә -11, -16 градус, урыны белән -20, -25 градус салкын, көндез -3, -8 градус, таулы районнарда +2 градуска кадәр җылы булачак.
Автор фотосы.