Алдагы көннәрдә Башкортстанда явым-төшем туктамаячак. Синоптиклар фаразлавынча, бүген, 6 мартта, республика территориясендә бераз кар явуы ихтимал,көндез кайбер районнарда бозлавык булмакчы. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан талгын. Көндез һава температурасы 0, -5 градуска кадәр җылыначак.
Җомга көнне, 7 мартта, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Бераз кар явачак, урыны белән көчле. Җил көньяктан талгын. Һава температурасы төнлә -7, -12°, көндез 0, -5°.
Шимбә көнне, 8 мартта, шулай ук бераз кар явачак, урыны белән көчле булачак. Җил көньяктан талгын. Һава температурасы төнлә -7, -12°, көндез 0, -5°.
Автор фотосы.