+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Әллә карга бураннары башландымы?

Башкортстан синоптиклары алдагы өч көнгә һава торышын фаразлады.

Әллә карга бураннары башландымы?Әллә карга бураннары башландымы?
Әллә карга бураннары башландымы?

“Башгидрометүзәк” мәгълүматларына караганда, бүген көндез кар ява, урыны белән буран чыгачак, тимер чыбыкларга һәм агачларга җепшек кар сырынтылары, юлларда кар көртләре хасил булачак, бозлавык көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән көчле җил. Һава температурасы +1, -4 градус.

Дүшәмбе көнне, 10 мартта, төнлә кар явуы, урыны белән буран, юлларда кар көртләре, көндез бераз җепшек кар явачак. Кайбер районнарда бозлавык, тимер чыбыкларга һәм агачларга җепшек кар сырынтылары ябышуы, юлларда кар өемнәре хасил булачак, бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача, төнлә урыны белән көчле җил чыгачак. Һава температурасы төнлә -3, -8 градус, көндез +2, -3 градус торачак.

Сишәмбе, 11 мартта, төнлә урыны белән бераз кар явуы көтелә, көндез явым-төшемсез. Җил көнбатыштан уртача исәчәк. Һава температурасы төнлә -5, -10 градус, көндез - 2, +3 градус булачак.

 

Фото социаль челтәрләрдән.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас