+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Бүген җил җылы яктан исәме?

Халык сынамышларына карап, җәйнең нинди буласын белеп була.

Бүген җил җылы яктан исәме?Бүген җил җылы яктан исәме?
Бүген җил җылы яктан исәме?

Элек-электән сынамышлар буенча киләчәкне фаразлаганнар. Без дә сынап карыйк әле, дуслар.


12 мартта – җылы яктан искән җил һәм тамчы таму – җылы җәйгә ишарә. 
13 март көнне яңгыр яуса, җәй юеш килер. Түбәләрдә кар эри башласа, тиздән буран булыр. 

14 март нинди – җәй шундый. 

15 март көнне буран яки җил булса, яшел үләннәр баш төртүен тиз генә көтмәгез. 

16 март көнне чыпчыклар түбә калайларына утырып, канатларын чистартса – җылы көннәр җитә. 

17 март – кара каргалар элеккеге ояларына килсә, яз иртә килер, сулар тиз китәр. 

18 мартта ала каргалар төньякка карап ояласа һәм чаукылдашса – көннәр суыта. 

19 мартта тукраннар тукылдаса, суыклар озак дәвам итә. 

20 мартта кояш баеганда күк йөзе кызгылт төскә керсә, җил көчәя. 

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас