Барлык яңалыклар

Язгы яңгырлар башлана

Башкортстанда җылы көннәр урнаша, дип хәбәр итә синоптиклар.

Язгы яңгырлар башлана
Язгы яңгырлар башлана

Якын көннәрдә Башкортстанда +7 градуска кадәр җылытачак, дип хәбәр итә төбәк синоптиклары.

Бүген көндез юеш кар һәм яңгыр явачак, төньяк-көнбатыш районнарда көчлерәк булуы ихтимал. Урыны белән бозлавык булачак. Җил көньяктан талгын, урыны белән көчле җил. Көндез температура 0, +5 градус булачак.

Пәнҗешәмбе көнне, 13 мартта, төнлә яңгыр һәм юеш кар, көндез кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын, урыны белән көчле. Төнлә температура -3, +2, көндез 0, +5.

Җомга көнне, 14 мартта, төнлә кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән яңгырлар булачак, көндез явым-төшем булмаячак. Җил көньяк-көнбатыштан талгын. Температура -1, +4 градус, көндез +2, +7 градус булачак.

 

Автор фотосы. 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: