+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Уфада янә температура рекорды куелды!

Республика синоптиклары алдагы көннәргә фаразларын җиткерде.

Уфада янә температура рекорды куелды!Уфада янә температура рекорды куелды!
Уфада янә температура рекорды куелды!

 Ике көн рәттән Уфада температура рекордын теркәделәр. Җомга көнне, 14 мартта, Уфада градусник +6,5 градус күрсәтте (2001 +6 градус булган).

15 мартта һава температурасы +9,1 градуска кадәр күтәрелде. Бу узган рекордтан дүрт градуска югарырак (2006 һәм 2003 елларда +5 градус булган).

Башкортстанда алдагы өч көндә яңгыр һәм җепшек кар явуы фаразлана. “Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, бүген, 16 мартта, көчле яңгыр һәм җепшек кар явуы көтелә. Кар эрүгә бәйле йортларны һәм ишегалларын беренче тапкыр су басу теркәлгән.

Иртән кайбер районнарда бозлавык, тимер чыбыкларга һәм агачларга җепшек кар сырынтылары ябышу; юлларда бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяк-көнчыгышка күчеп, уртача исәчәк, көндез урыны белән көчле җил көтелә. Көндез һава температурасы +3,+8 градус булачак.

Дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә, 17 һәм 18 мартта, яңгыр һәм җепшек кар явуы, тимер чыбыкларда һәм агачларда җепшек кар ятуы, юлларда бозлавык көтелә. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән көчле җил чыгачак. Һава температурасы төнлә -2,+3°, көндез +5,+10 градус җылы булачак.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас