+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Ялларда нинди һава торышы көтә?

Синоптиклар фаразлары белән танышыйк.

Ялларда нинди һава торышы көтә?Ялларда нинди һава торышы көтә?
Ялларда нинди һава торышы көтә?

Башкортстанда алдагы өч көндә җепшек кар явуы, бозлавык, көчле җил булуы фаразлана. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, җомга көнне, 21 мартта, сизелерлек явым-төшем көтелми. Җил көнбатыштан талгын. Һава температурасы көндез +1,+6 градус.

Шимбә көнне, 22 мартта, урыны белән җепшек кар явачак, төньяк районнарда көчлерәк, бозлавык, чыбыкларга һәм агачларга юеш кар сырынтылары ятуы ихтимал. Җил көнбатыштан талгын, урыны белән көчле. Һава температурасы төнлә -3, -8градус, көндез 0,+5 градус.

Якшәмбе көнне, 23 мартта, урыны белән җепшек кар явуы көтелә, көндез явым-көчлекискен. Төнлә -3,-8 градус, аязытканда -13 градус, көндез +1,+6 градус.

Халык сынамышларына да игътибар  итик.

 

21 март көнне тургайлар килсә, яз килеп җитте дигән сүз.

22 март җылы булса, 40 көн җылы торыр, бу көн суык булса, 40 көнгә сузылган суыклар көтегез.

23 март көнне ала карга томшыгын канат астына яшерсә – суыта.

 

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас