+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Чебиләр җылы ярата

Тиздән чеби сезоны башлана.

Чебиләр җылы яратаЧебиләр җылы ярата
Чебиләр җылы ярата

Чебиләргә беренче атнада тәүлек әйләнәсе яктылык булдырырга кирәк. Аннан яктырту вакытын 20 сәгатькә кадәр кыскарталар. Чөнки азык эчәк тракты аша 5 сәгатьтә әйләнеп чыга, чебиләрне ач тотарга ярамый. Алар караңгыда ашамый. 45-50 см биеклектә саргылт төстәге лампа куйсагыз яхшырак.

Люминесцент лампа моның өчен бик яхшы түгел, ул җемелди. Кеше аны сизмәскә мөмкин. Чебигә светодиод яки җылыта торган инфракызыл лампа яхшырак. Кошларга коры, җылы урын кирәк, иң мөһиме — үтәли җил булмасын. Беренче ике атнада температура +30...+35 °С тирәсе торырга тиеш. Шул чакта алар өелешми, тапталмый. Аннан алар +21 °С температурада да туңмаячак.

 

Фото: svoya-ptica.com

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас