+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Җылы көннәрне сагындыгызмы?

Синоптиклар төбәккә чын-чынлап яз килүен фаразлый.

Җылы көннәрне сагындыгызмы?Җылы көннәрне сагындыгызмы?
Җылы көннәрне сагындыгызмы?

Башкортстанга язгы җылы көннәр килә, дип фаразлый “Башгидрометүзәк” синоптиклары.

Бүген, 23 мартта, төбәктә сизелерлек явым-төшем булмаячак. Җил төньяктан, көнбатышка күчүчән талгын. Көндез термометр баганалары +1,+6 градус күрсәтәчәк.

24 һәм 25 мартта да явым-төшем көтелми. Алмашынучан юнәлештәге җил талгын булачак. Төнлә һава температурасы -2,-7 градус, көндез +4,+9 градус тәшкил итәчәк.

Халык сынамышларына да колак салыйк, дуслар. 

23 март көнне ала карга томшыгын канат астына яшерсә – суыта.

24 март ала каргалар тавышланып йөрсә, һава торышы бозыла.

25 март көнне яңгыр яуса, арыш уңа. Ала каргалар җирдән яки кардан йөрсә – көннәр җылыта.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас