+24 °С
Дождь
Синоптиклар Башкортстанга чын яз кайчан киләчәген хәбәр итте. Метеорологик, ягъни чын яз уртача тәүлеклек температура 0 градустан узгач башлана. Башкортстанда ул чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе булачак, дип хәбәр итә “Башгидрометүзәк” белгечләре.
Мартның соңгы атнасы аномаль җылы булачак. Атна ахырына һава температурасы +11, +12 градуска кадәр җылыначак. Төбәктә антициклон урнашу нәтиҗәсендә явым-төшем көтелми, башлыча кояшлы, җылы булачак.
Автор фотосы.