Март ахырында төбәктә һава торышы аномаль булачак. Бу хакта республикада су басуга багышланган брифингта “Башгидрометүзәк” башлыгы вазыйфаларын башкаручы Алексей Перонко белдерде.
Беренчел мәгълүматлар буенча, агымдагы ай ахырында һава температурасы нормадан дүрт -алты градуска югарырак булачак. Атна ахырына температура янә күтәреләчәк. Төнлә +1 дән -4 градуска кадәр булачак. Көндез термометр баганасы +8, +14 градуска кадәр күтәреләчәк.
Төбәк метеохезмәте мәгълүматы буенча, 26, 27 һәм 28 мартта төнлә 0, -5 градус булачак. 26 мартта көндез +5, +10 градус көтелә. Алдагы ике көндә һава +7, +12 градуска кадәр җылытачак.
Явым-төшем фаразланмый.
Автор фотосы.