+24 °С
Дождь
Уфада крокуслар чәчәк аткан. Дим районындагы балалар бакчаларының берсендәге язгы гүзәллек турында башкаланың Дим районы хакимияте башлыгы Иван Иванов хәбәр итте.
"Кичәге бердәм өмәдән соң безнең Дим балалар бакчаларының берсендә крокуслар күтәрелгән. Якты, нәфис чәчәкләр барлык катнашучыларга кайгыртулары һәм хезмәтләре өчен рәхмәтле кебек”, — дип язган район хакимияте башлыгы үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә.
Фото: Дим районы хакимияте башлыгы Иван Иванов, ТГ