“Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, бүген, 1 апрельдә, республикада явым-төшемсез булачак. Җил көньяк-көнчыгыштан уртача исәчәк. Һава температурасы көндез +11, +16 градус җылы булачак.
Чәршәмбе, 2 апрельдә, күпчелек урында явым-төшемсез. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан уртача, көндез урыны белән кискен исәчәк. Һава температурасы төнлә +2, +7 градус, көнчыгышта -3 градус салкын, көндез +14, +19 градуска кадәр җылытачак.
Пәнҗешәмбе, 3 апрельдә, төбәктә бераз яңгыр явуы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача, көндез урыны белән кискен исәчәк. Һава температурасы төнлә +4, +9 градус, көндез +10,+15 градуска кадәр җылы, төньякта +5 градус булачак.
Автор фотосы.