+24 °С
Дождь
Журналга язылу

30 ел элек булган рекордны уздык!

Уфада яңа температура рекорды куелды.

30 ел элек булган рекордны уздык!30 ел элек булган рекордны уздык!
30 ел элек булган рекордны уздык!

Кичә, 1 апрельдә,  көндез Уфа-Дим аэрология станциясендә 30 ел элек булган абсолют максимум температура ябылган. “Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, һаваның максималь температурасы +16,0 градус (1995 елда +15,4 градус булган) тәшкил иткән. Республика буенча максималь температура +13, +19 градуска кадәр күтәрелгән. Һаваның иң югары температурасы +19,2 градус Башкортстанның көньягындагы Мәләвез метеостанциясе тарафыннан теркәлгән.

Алдагы көннәрдә һава температурасы түбәнәячәк, дип белдерә синоптиклар.

Ә сезнең якларда кичә һава температурасы ничә градуска кадәр күтәрелде, дуслар?

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас