Башкортстан синоптиклары алдагы өч көнгә һава торышын фаразлады. “Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, бүген, 5 апрельдә, урыны белән республикада бераз яңгыр явачак, төнлә төньяк районнарда кар явуы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача, урыны белән көчле җил чыгачак. Һава температурасы төнлә 0, +5 градус, көндез +8 +13 градус, көньякта +18 градуска кадәр җылы булачак.
Якшәмбе, 6 апрельдә, урыны белән бераз яңгыр, төнлә кар явуы көтелә. Җил көнбатыштан уртача исәчәк, урыны-урыны белән көчле җил көтелә. Һава температурасы төнлә -1, +4 градус, көндез +13, +18 градус җылы, төньякта +8 градус кына күрсәтәчәк.
Дүшәмбе, 7 апрельдә, төбәктә бераз яңгыр явуы, урыны белән уртача яңгырлар көтелә. Җил көнбатыштан талгын исәчәк. Һава температурасы төнлә +1, +6 градус, көндез +11, +16 градус тәшкил итәчәк.
Фото: cdn.culture.ru