+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Әгәр көн җилле булса...

Борынгылар язның бер көненә карап, елның ничек киләсен фараз иткәннәр.

Әгәр көн җилле булса...Әгәр көн җилле булса...
Әгәр көн җилле булса...

7 апрельдә көн җилле, бәс яки томан булса, уңышлы ел килә.

8 апрельдә көн нинди булса, 8 октябрьдә дә шуны көт.

9 апрельдә көндез әтәч кычкырмаса, ике-өч көннән явым-төшем башланыр.

10 апрельдә кояш кызарып чыгып, тиз арада болыт артына качса, яңгыр явар.

11 апрельдә кояш болытка утырса, кара каргалар төркемләп очса - яңгырга. Саесканнар агачның аскы ботакларына оя корса, җәй яшенле булыр.

12 апрельдә тузганак чәчәк атса, җәй кыска булыр.

13 апрельдә иртәдән яңгыр сибәләп торса, җәй дә яңгырлы килер.

14 апрельдә боз кинәт китсә, ел җиңел, уңышлы булыр.

15 апрельдә елгалар ярларыннан ташып акса, печән күп булыр.


Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас