8 апрельдә көн нинди булса, 8 октябрьдә дә шуны көт, дигән сынамыш бар халыкта. Синоптиклар бүгенгә ниләр фаразлый?
Алдагы көннәрдә Башкортстанда җылы һава торышы сакланачак һәм яңгыр явачак. Синоптиклар фаразлавынча, бүген, 8 апрельдә, урыны белән бераз яңгыр явачак. Көндез җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан уртача исәчәк. Көндез һава температурасы +15, +20 градуска кадәр җылыначак.
Чәршәмбе, 9 апрельдә, төнлә көнбатышта, көндез республикада кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатышка күчеп, уртача, көндез урыны белән кискен исәчәк. Һава температурасы төнлә +3, +8 градус, көндез +11, +16 градус, көньяк-көнчыгышта +21 градуска кадәр җитә.
Пәнҗешәмбе көнне, 10 апрельдә, шулай ук урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин, көндез көньяк-көнчыгышта яңгыр явачак. Җил көнбатыштан, төньякка күчеп, урыны белән кискен. Һава температурасы төнлә 0, +5 градус, көндез +7, +12 градус торачак, көньяк-көнчыгышта +17 градуска кадәр җылыта.
Автор фотосы.