Уфада буранлап кар ява, дуслар. Урамда апрель булуына карамастан, янә бөтен дөнья ап-ак карга күмелде. Синоптиклар фаразлавынча, бүген 13,5 мм явым-төшем явачак. Карлы яңгырны Башкортстан территориясенә арктик атмосфера фронты агымы алып килде. Әмма, шул ук фаразлар буенча, мондый көннәр озакка сузылмаячак. Җомга көнне иртәнге 0 градуска кадәр салкыннардан соң, һава температурасы тиешле нормага — көндез +11 градуска кадәр кайта башлаячак. Әмма апрель өчен бик хас булмаган элеккечә +20 градуска кадәр аномаль эсселек якын көннәрдә булмаячак.
Автор фотосы.