Бүген, 14 апрельдә, карлы яңгыр, урыны белән көчле яңгыр көтелә. Кайбер районнарда иртән электр чыбыкларына һәм агачларга юеш кар яту, бозлавык булуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатышка күчүчән. Һава температурасы көндез +7,+12 градус.
Сишәмбе, 15 апрельдә, явым-төшемсез. Җил көнбатыштан талгын. Һава температурасы төнлә +1, -4 градус, көндез +10,+15 градус.
Чәршәмбе, 16 апрельдә, шулай ук урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил төньяк-көнбатыштан талгын. Термометр баганалары төнлә 0, +5 градус күрсәтәчәк, көндез һава +14, +20 градуска кадәр җылыначак.
Автор фотосы.