“Башгидрометүзәк” синоптиклары алдагы көннәрдә һава торышы нинди булачагы турында сөйләделәр.
Бүген, 16 апрельдә, көндез урыны белән бераз яңгыр явып үтәчәк, төньяк районнарда яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача, көндез урыны белән көчле җил чыгуы мөмкин. Һава температурасы +12,+17 градус тәшкил итәчәк.
Иртәгә, 17 апрельдә, урыны белән тагын бераз яңгыр явуы ихтимал. Җил төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнбатышка күчеп, көндез урыны белән кискен җил исәчәк. Термометр баганалары төнлә -3,+2 градус, көндез +7,+12 градус күрсәтәчәк.
Ә менә ял көннәрендә һава температурасы 23 градуска кадәр күтәреләчәк, ди белгечләр. Димәк, бакчага бәрәңге утыртырга чыгучылар да булыр әле.
Автор фотосы.