+30 °С
Болытлы
Журналга язылу

Май ае салкын килерме?

Синоптиклар фаразларына колак салыйк.

Май ае салкын килерме?Май ае салкын килерме?
Май ае салкын килерме?

Май аенда Русия халкын аномаль салкыннар көтә. Синоптиклар фаразлавынча, бу хәл 1885 елгы язны хәтерләтәчәк. Аеруча төньяк-көнбатыш төбәктә – Санкт-Петербургта – көндез +4 градус тирәсе, ә төнлә – 0 градустан түбән булуы ихтимал. Кар, яңгыр, көчле җил көтелә. Кешеләр яңадан кышкы киемнәрен чыгарырга мәҗбүр булачак.

Себердә төнге салкыннар озакка сузылачак, ә көндез +7 градустан югары күтәрелмәячәк. Бу авыл хуҗалыгы өчен зур проблемалар тудыра: туфрак суык, үсемлекләр үсеше акрынаячак, ә чәчү эшләре кичектереләчәк.

Үзәк Русиядә, шул исәптән Мәскәүдә, һава торышы уңайрак булса да, синоптиклар кисәтүенчә, салкыннар монда да булырга мөмкин.


Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас