+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

25 градуска кадәр җылыта!

Җылы көннәр озакка килерме?

25 градуска кадәр җылыта!25 градуска кадәр җылыта!
25 градуска кадәр җылыта!

Алдагы өч көндә Башкортстанда +25 градуска кадәр җылытачак. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, якшәмбе, 20 апрельдә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача, көндез урыны белән көчле җил көтелә. Һава температурасы +20,+25 градус җылы булачак.

Дүшәмбе, 21 апрельдә, урыны белән янә кыска вакытлы яңгыр көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан уртача, көндез көчле җил чыгачак. Термометр баганалары төнлә +7,+12 градус, көндез +19,+24 градус күрсәтәчәк.

Сишәмбе көнне, 22 апрельдә, сизелерлек явым-төшем булмаячак. Җил көньяк-көнбатыштан уртача, көндез көчле җил көтелә. Һава температурасы төнлә +8,+13 градус, көндез +20,+25 градуска кадәр күтәреләчәк.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас