

Халык сынамышларына караганда, 21 апрельдә көн кояшлы икән, җәй җылы килер. Көн бозылып торса, икмәк уңмас, дигәннәр.
Бүген, 21 апрельдә, урыны белән янә кыска вакытлы яңгыр көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан уртача, көндез көчле җил чыгачак. Термометр баганалары төнлә +7,+12 градус, көндез +20,+25 градус күрсәтәчәк.
Сишәмбе, 22 апрельдә, сизелерлек явым-төшем булмаячак. Җил көньяк-көнбатыштан уртача, көндез көчле җил көтелә. Һава температурасы төнлә +8,+13 градус, урыны белән +3 градус, көндез +20,+25 градуска кадәр күтәреләчәк.
Чәршәмбе көнне, 23 апрельдә, явым-төшемсез, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача, көндез урыны белән кискен. Һава температурасы төнлә +8,+13 градус, урыны белән +3, көндез +20,+25 градуска кадәр күтәрелә, төньякта +15 градус булачак.
Автор фотосы.