+24 °С
Дождь
Журналга язылу

Җиргә дымның кирәк чагы әле...

Синоптиклар ял көннәренә һава торышын фаразлады.

Җиргә дымның кирәк чагы әле...Җиргә дымның кирәк чагы әле...
Җиргә дымның кирәк чагы әле...

"Башгидрометүзәк" синоптиклары мәгълүматларына караганда, бүген, 25 апрельдә, көндез яңгыр, урыны белән яшен көтелә. Җил көньяктан талгын. Һава температурасы +16,+21 градус тәшкил итәчәк.

Шимбә көнне, 26 апрельдә, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгырлар булачак. Үзгәрүчән юнәлештәге җил талгын, яшен вакытында көчле. Һава температурасы төнлә +7,+12 градус, көндез +18,+23 градус.

Якшәмбе, 27 апрельдә, төнлә урыны белән, көндез республика буенча кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгырлар узачак. Җил көньяк-көнбатыштан талгын, көндез яшен вакытында көчле җил булы көтелә. Һава температурасы төнлә +5,+10 градус, көндез +18,+23 градус, төньяк районнарда +12,+17 градус.

 

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас