

Киләсе атна башында Башкортстанда суытачак, дип кисәтә төбәк синоптиклары.
“Башгидрометүзәк” синоптиклары мәгълүматы буенча, бүген һәм иртәгә төбәктә һава температурасы төнлә +6,+12 градус, көндез +17,+23 булган җылы һава торышы сакланачак. Күпчелек районнарда яңгырлар, урыны белән яшенле яңгырлар күзәтеләчәк.
"Киләсе атна башында актив циклонның тыл өлешендә кискен суытачак – төнлә -3,+2 градуска, көндез +5,+10 градуска кадәр. Һаваның уртача тәүлеклек температурасы нормадан 4 градуска түбән булачак", - дип билгеләп үтелә Башкортстан синоптиклары хәбәрендә.
Карлы яңгырлар булуы ихтимал, төньяк-көнбатыштан искән җил урыны белән секундына 15-20 метрга җитәчәк. Республиканың кайбер районнарында электр чыбыкларына һәм агачларга юеш кар яту, бозлавык һәм кыска вакытлы кар катламы урнашу ихтималы зур.
Автор фотосы.