

Алдагы өч көндә Башкортстанда кыраулар булыр дип көтелә. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, бүген, 29 апрельдә, иртән җепшек кар явачак әле, урыны белән тимер чыбыкларга һәм агачларга җепшек кар ятуы, бозлавык, вакытлыча кар капламы ятуы, юлның аерым урыннарында бозлавык. Көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача, урыны белән бик көчле җил исәчәк. Көндез һава температурасы +5,+10 градус булачак.
Чәршәмбе, 30 апрельдә, төнлә явым-төшемсез, көндез бераз яңгыр явачак, көньяк-көнчыгышта явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан уртача, урыны белән көчле җил көтелә. Төнлә һава температурасы 0,+5 градус, урыны белән һавада һәм туфрак өстендә -3 градуска кадәр кырау төшәчәк, көндез +9,+14 градус җылы булачак.
Пәнҗешәмбе, 1 майда, төнлә республикада, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача. Һава температурасы төнлә +1,+6 градус, көндез +10,+15 градуска кадәр җылыта.
Автор фотосы.