

Май ае Русиянең күпчелек төбәкләрендә артык җылы булмаячак. «Фобос» һава торышы үзәгендә хәбәр итүләренчә, язның соңгы аенда һава температурасының уртача айлык нормасы климат нормасына туры киләчәк, ә урыны белән түбәнрәк булачак.
Салкынның төп өлеше майның беренче декадасына туры киләчәк-термометр күрсәткечләре уртача күрсәткечләрдән 2-3 градуска түбәнрәк булачак. Моннан тыш, явым-төшем тиешледән бер ярым тапкырга күбрәк булачак.
– Майның беренче бишкөнлеге дәвамында локаль кыраулар булу ихтималы сакланачак, шуннан соң бакчачыларга үсемлекләр утырту белән шөгыльләнергә мөмкин, – дип кисәтә синоптиклар.
Икенче ункөнлек башлану белән температура фоны бераз нормага әйләнеп кайтачак. Ә өченче декадада термометр баганалары нормадан аз гына артыграк та булырга мөмкин. Шулай ук явым-төшем норманың 60-80 процентыннан артык булмаячак, бу кояшлы һәм коры көннәрнең тиешеннән күбрәк булуын күрсәтә.
– Гомумән алганда, май аенда җәйге югары температуралар көтелми – язның соңгы аенда артык җылы булмаган уртача температура фоны күзәтеләчәк һәм дымлылык та шактый тыйнак булачак, – дип билгеләде метеорологлар.
Автор фотосы.