+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Мәскәүдә янә кар явачак

Бу циклон безнең төбәккә дә килерме?

Мәскәүдә янә кар явачакМәскәүдә янә кар явачак
Мәскәүдә янә кар явачак

Апрель ахырында безнең төбәктә кар явып шаккатырса, май аенда да җылы көннәр бик куандырмас, ахры.

Алда торган төндә Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә җепшек кар явуы көтелә, кыска вакытлы кар катламы урнашачак. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә. Бер тәүлектә айлык явым-төшем нормасының өчтән береннән артыграгы төшәр дип фаразлана. Мәскәү өлкәсенең төньягында кар катламының биеклеге 3 сантиметрдан 15кә кадәр җитәргә мөмкин. Һава температурасы 0, -3 градуска кадәр суытачак. Алдагы көннәрдә бу циклон Идел буена китәр дип көтелә.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас