

Якын көннәрдә Башкортстанда +25 градуска кадәр җылытачак. Синоптиклар фаразлавынча, бүген, 4 майда, урыны белән республикада бераз яңгыр явачак. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан талгын, көндез урыны белән көчле. Төнлә +1,+6°, көндез +13,+18° булачак.
Дүшәмбе көнне, 5 майда, сизелерлек явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын, көндез урыны белән көчле. Һава температурасы төнлә +7,+12°, таулы һәм көньяк-көнчыгыш районнарда +2°, көндез +20,+25°.
Сишәмбе, 6 майда, шулай ук сизелерлек явым-төшемсез, көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын, көндез урыны белән көчле. Һава температурасы төнлә +7,+12°, таулы һәм көньяк-көнчыгыш районнарда +2°, көндез +20,+25°.
Автор фотосы.