+24 °С
Дождь
Журналга язылу

Җиңү көне нинди булачак?

Төбәк синоптиклары алдагы көннәргә фаразларын җиткерде.

Җиңү көне нинди булачак?Җиңү көне нинди булачак?
Җиңү көне нинди булачак?

Алдагы өч көндә Башкортстанда һава торышы үзгәреп торачак. Синоптиклар фаразлавынча, бүген, 7 майда, көндез явым-төшем көтелми. Җил төньяктан уртача, урыны белән кискен исәчәк. Көндез һава температурасы +17,+22 градуска кадәр җылы булачак.

Пәнҗешәмбе, 8 майда, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, көндез көньякта яшенле яңгырлар булырга мөмкин. Җил төньяктан талгын исәчәк. Һава температурасы төнлә +5,+10 градус, көндез +17,+22 градус җылы булачак.

9 майда, бәйрәм көнне төнлә урыны белән, көндез республика буенча кыска вакытлы яңгыр явып узачак, яшенле яңгырлар да булуы мөмкин. Җил, шулай ук, төньяктан исәчәк. Һава температурасы төнлә +6,+11 градус, көндез +15,+20 градус җылы.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас