+24 °С
Дождь
Журналга язылу

Бүген көчле магнит давылы котыра

Бу көннәрдә аеруча сак булыгыз!

Бүген көчле магнит давылы котыраБүген көчле магнит давылы котыра
Бүген көчле магнит давылы котыра

Бүген республикада көн болытлы булачак. Кояш баеганда гына аязытуы көтелә. Сервислар мәгълүматлары буенча, бүген көн дәвамында җирдә 5 баллы магнит давылы билгеләнә. Һава торышының үзгәреп торуы да, магнит дулкыннары белән бергә метео бәйле кешеләргә йогынты ясый ала. Күп кенә кешеләр баш авыртуы, арыганлык, хәлсезлек һәм йокысызлык кичерә.

Синоптиклар хәбәр итүенчә,  бүген, 10 майда, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез яшенле яңгыр булачак. Җил төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнбатышка күчеп, уртача исәчәк. Һава температурасы төнлә +4,+9 градус, көндез +15,+20 градус булачак.

11 майда төнлә урыны белән бераз яңгыр явуы, көндез кыска вакытлы яңгырлар, кайбер районнарда яшенле яңгырлар көтелә. Һава температурасы төнлә +6,+11 градус, көндез +14,+19 градус, көньяк-көнчыгышта +24 градус җылы булачак. Алдагы көннәрдә шундый ук һава торышы сакланачак.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас