+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Майга хас булмаган салкыннар көтелә...

Бу хакта Русия “Гидрометүзәге”нең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд хәбәр итте.

Майга хас булмаган салкыннар көтелә...Майга хас булмаган салкыннар көтелә...
Майга хас булмаган салкыннар көтелә...

Русиянең бөтен Европа өлешен якын арада салкыннар көтә, һава температурасы майга хас булган климатик нормадан 2-7 градус түбәнрәк булачак. Бу хакта Русия “Гидрометүзәге”нең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд хәбәр итте.

Синоптик мәгълүматлары буенча, үзәктә температура нормадан уртача 4-7 градуска түбәнрәк булачак, шул ук вакытта Иделдә ул май климатыннан 3-4 градуска аерылачак. Шулай ук Уралда һава температурасы нормадан — 2-4 градуска, ә Русиясенең көньягында 3-4 градуска түбәнрәк булачак.

"Русиянең бөтен Европа территориясендә якындагы көннәрдә салкын һава торышы билгеләнәчәк, температураның тискәре аномалияләре сизелерлек таралачак", — дип белдерә Вильфанд.

Элегрәк май аенда октябрьнең һава торышы кайтачагын вәгъдә иткәннәр иде. «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец сүзләренчә, һава торышы майныкын бөтенләй хәтерләтмәячәк, аңа күбрәк «классик октябрь» билгеләмәсе барачак. Синоптиклар температура фоны майның соңгы декадасында гына нормага кайтыр дип фаразлый.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас