

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, бүген, 14 майда, Башкортстанда урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм яшен көтелә. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан уртача, урыны белән көчле җил исәчәк. Һава температурасы көндез +20,+25 градуска кадәр җитә, таулы районнарда +15 градус булачак.
Пәнҗешәмбе көнне, 15 майда, төнлә яңгырлар, урыны белән көчле, кайбер районнарда яшен, көндез бераз яңгыр явачак. Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан, көнбатышка күчеп, уртача исәчәк, урыны белән көчле җил чыгачак. Һава температурасы төнлә +10,+15 градус, көндез +15,+20 градус.
Җомга көнне, 16 майда, сизелерлек явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын исәчәк. Һава температурасы төнлә +3,+8 градус, көндез +16,+21 градус тәшкил итәчәк.
Автор фотосы.