

Бүген Башкортстанда явым-төшем көтелми. Гидрометеорология үзәге белгечләре фаразлавынча, 18 майда көндез һава +17,+22°ка кадәр җылыначак.
Иртәгә, 19 майда көндез урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явуы, урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан талгын. Һава температурасы төнлә +5,+10 градус, көндез +18,+23 градус.
20 майда шулай ук кыска вакытлы явым-төшем көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын, яшен вакытында көчле. Төнлә һава температурасы +8,+13 градус, урыны белән +3 градус, көндез +14,+19 градус тәшкил итәчәк.
Автор фотосы.