

“Башгидрометүзәк” синоптиклары республикада яшенле яңгырлар һәм кырау төшүен фаразлый.
Бүген, 23 майда, урыны белән бераз яңгыр һәм яшен көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан, төньяктан уртача, урыны белән көчле җил исәчәк. Көндез һава температурасы +14,+19 градус булачак.
Шимбә көнне, 24 майда, урыны белән бераз яңгыр явып үтәчәк. Җил төньяктан уртача. Төнлә термометр баганалары +2,+7 градуска кадәр төшәчәк, урыны белән һавада һәм туфрак өстендә -2 градуска кадәр салкын булачак, көндез һава температурасы +13,+18 градуска кадәр җылытачак.
Халыкта элек-электән “язын балан чәчәк атса, кыраулар булмый” дигән фаразлау яшәп килә. Балан чәчәк атты инде, бәлки, синоптиклар ялгышадыр...
Автор фотосы.