+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Бүген болытларны күзәтегез!

Халык әйтсә, хак әйтә! Элек-электән сынамышлар буенча киләчәкне фаразлаганнар.

Бүген болытларны күзәтегез!Бүген болытларны күзәтегез!
Бүген болытларны күзәтегез!

Бүген, 25 майда, төркем-төркем болытлар бер якка таба гына акса, коры көннәр килә, дип юраган борынгылар. Төбәк синоптиклары алдагы көннәрдә аяз, эссе көннәр вәгъдә итә. Һава температурасы киләсе атна ахырына 30 градуска кадәр күтәреләчәк дип фаразлыйлар.
Ә менә 26 майда карлыгачлар түбән очса, яңгыр көтегез.
27 майда яр карлыгачлары күренсә, җылы көннәр килә.
28 майда көн кызу булса, җәй дә җылы булыр.
29 майда суда төнбоек яфраклары күрсәгез, язгы суыклар бетте дигән сүз.
30 майда көн нинди булса, җәй дә шундый.
31 майда черкиләр болыт булып җыелса, матур һава торышына. Бал кортлары шомырт һәм миләш чәчәгенә кунса, июньнең беренче көне матур булыр.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас