+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Май ахыры нинди булса, җәй шундый булыр

Ә синоптиклар ниләр вәгъдә итә?

Май ахыры нинди булса, җәй шундый булырМай ахыры нинди булса, җәй шундый булыр
Май ахыры нинди булса, җәй шундый булыр

Республика синоптиклары алдагы өч көнгә һава торышын хәбәр итте. “Башгидрометүзәк”  мәгълүматлары буенча, бүген Башкортстанда аязучан болытлы һава торышы булачак, явым-төшемсез булачак дип фаразлана. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан талгын. Көндез +19, +24 градус.

Сишәмбе, 27 майда, явым-төшемсез булачак. Алмашынучан юнәлештәге талгын җил, көндез көчле. Температура төнлә +5,+10 градус, таулы районнарда +1, көндез +22,+27 градус.

Чәршәмбе, 28 майда, һава торышы үзгәрмәячәк. Элеккечә явым-төшемсез булачак. Алмашынучан юнәлештәге җил талгын, көндез көчле булачак. Температура төнлә +5,+10, көндез +22,+27 градус.

Халык сынамышларына да колак салыйк әле, дуслар.

28 майда көн кызу булса, җәй дә җылы булыр.
29 майда суда төнбоек яфраклары күрсәгез, язгы суыклар бетте дигән сүз.
30 майда көн нинди булса, җәй дә шундый.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас