+30 °С
Болытлы
Журналга язылу

Әгәр бүген күке кычкырса...

Халык сынамышлары синоптиклар фаразлары белән туры килерме?

Әгәр бүген күке кычкырса...Әгәр бүген күке кычкырса...
Әгәр бүген күке кычкырса...

11 июньдә күке кычкырса, алдагы ике-өч көндә көннәр матур торыр, дигән сынамыш бар халыкта. Бу синоптиклар фаразлары белән туры килерме? Сынап карыйк әле, дуслар.
Башкортстанда якындагы ике көндә яңгырлы эссе һава торышы көтелә, дип фаразлый “Башгидрометүзәк” синоптиклары.

Бүген, 11 июньдә, көндез урыны белән кыска вакытлы һәм яшенле яңгырлар көтелә. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан уртача, яшен вакытында көчле исәчәк. Көндез һава температурасы +27, +32 градус булачак.

Иртәгә, 12 июньдә, урыны белән шулай ук кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен, көндез көчле яңгыр һәм боз явачак. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан, уртача, көндез урыны белән көчле булачак. Төнлә термометр баганалары +13, +18 градус күрсәтәчәк, көндез +26, +31 градуска кадәр җылытачак.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас