+30 °С
Болытлы
Журналга язылу

Эссе көннәр озаккамы?

Синоптиклар алдагы көннәргә һава торышын фаразлады.

Эссе көннәр озаккамы?Эссе көннәр озаккамы?
Эссе көннәр озаккамы?

Башкортстанда алдагы көннәрдә +32° ка кадәр эсселек сакланачак, дип фаразлый Башгидромет синоптиклары.

Бүген, 15 июньдә, көндез төбәктә кыска вакытлы яңгырлар явачак, кайбер районнарда яшенле яңгырлар, боз явуы ихтимал. Җил төнлә алмашынучан юнәлештә, талгын, көндез көньяк районнарда уртача, яшен вакытында көчле. Һава температурасы көндез +27, +32°, көнбатыш районнарда +22°ка кадәр. Иртәгә, 16 июньдә, шулай ук кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгырлар, көндез боз явуы көтелә. Җил талгын, урыны белән көчле. Төнлә термометр баганалары +13, +18° күрсәтәчәк, көндез һава +21, +26°, көньяк-көнчыгыш районнарда +31°ка кадәр җылыначак.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас