+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Яңгырлар озакка киләчәк!

Халык сынамышлары да шулай юрый.

Яңгырлар озакка киләчәк!Яңгырлар озакка киләчәк!
Яңгырлар озакка киләчәк!

17 июньдә яңгыр яуса, ул ике-өч көнгә сузыла, дип юраган әби-бабаларыбыз. Бу сынамыш синоптиклар фаразлары белән туры килер кебек тоела.

Бүген көндез Башкортстанда һава температурасы  +18 градуска кадәр төшә, дип хәбәр итәләр төбәк синоптиклары.

“Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, 17 июньдә аязучан болытлы һава торышы булачак. Кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача, көндез урыны белән көчле җил чыгачак. Һава температурасы көндез +18, +23 градус тәшкил итәчәк.

Чәршәмбе, 18 июньдә, янә кыска вакытлы яңгыр явачак, урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача, көндез урыны белән көчле җил чыгачак. Һава температурасы төнлә +9,+14, көндез +18, +23 градус булачак.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас