+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Бүген күк күкрәп, яшен яшьнәсә...

Халык юраган синоптиклар фаразлары белән туры килерме, сынап карыйк әле.

Бүген күк күкрәп, яшен яшьнәсә...Бүген күк күкрәп, яшен яшьнәсә...
Бүген күк күкрәп, яшен яшьнәсә...

Бүген, 21 июньдә, республикада кыска вакытлы яңгырлар көтелә, урыны белән көчле, кайбер районнарда яшен, көндез боз-борчак явуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан  талгын, урыны белән көчле. Көндез температура +14,+19 градус булачак.

Якшәмбе, 22 июньдә, урыны белән төнлә һәм көндез республикада кыска вакытлы яңгырлар, кайбер районнарда яшен, боз явуы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын, көндез урыны белән көчле җил булуы ихтимал. Һава температурасы төнлә +7,+12 градус, көндез +15,+20 градус.

Дүшәмбе көнне, 23 июньдә, шулай ук кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгырлар булуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатышка күчүчән, талгын. Һава температурасы төнлә +6,+11 градус, көндез +15,+20 градус.

Халык сынамышларына да игътибар итик, дуслар.

21 июньдә күк күкрәп, яшен яшьнәсә – көчле яңгырга.
22 июнь – печәнгә төшәр вакыт. Җир җиләге пешә башлый.
23 июньдә салават күпере чыкса, икмәк мулдан булмый.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас