+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Эре боз явачак, сак булыгыз!

Республикада көчле җил-давыл көтелә.

Эре боз явачак, сак булыгыз!Эре боз явачак, сак булыгыз!
Эре боз явачак, сак булыгыз!

Синоптиклар Башкортстанда боз яву ихтималы турында кисәтте. Явым-төшем көчле җил белән бергә булырга мөмкин.

Республикада агымдагы тәүлек ахырына кадәр җилнең секундына 22-27 метр тизлектә көчәюе, эре боз явуы көтелә. Бу хакта Гадәттән тыш  хәлләр хезмәтләре кисәтә.

Якшәмбе көнне дә начар һава торышы көтелә. Төбәктә көчле яңгыр, яшен, урыны белән боз-борчак явачак. Җилнең тизлеге секундына 20 метрга кадәр җитәчәк. Һава температурасы көндез уртача +16 градус тәшкил итәчәк.

Төнлә һәм иртән томан булачак.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас