

Синоптиклар фаразлары буенча, бүген, 22 июньдә, кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән көчле яңгырлар, яшен, көндез боз-борчак явуы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатышка күчеп, урыны белән көчле җил булачак. Һава температурасы +16,+21 градус тәшкил итәчәк.
Дүшәмбе көнне, 23 июньдә, төнлә республикада, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак. Җил төньяк-көнбатыштан уртача, көндез кайбер районнарда көчле җил көтелә. Һава температурасы төнлә +7,+12 , көндез +17,+22 градус җылы булачак.
Сишәмбе, 24 июньдә, күпчелек районнарда явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача исәчәк. Термометр баганалары төнлә +7,+12 градус, таулы районнарда +2 градус, көндез +16,+21 градус күрсәтәчәк.
Автор фотосы.