

26 июньдә бал кортлары иртәдән эш башласа, көннәр матур торыр, дигән бик матур сынамыш бар халыкта. Ләкин бу сынамыш синоптиклар фаразлары белән туры килерме икән? Сынап карыйк әле, дуслар.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, бүген, 26 июньдә, кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән яшенле яңгыр, урыны белән боз явуы көтелә. Җил көньяктан уртача, көндез яшен вакытында көчле җил чыгачак. Һава температурасы +19,+24 градус тәшкил итәчәк.
Ял көннәрендә, 27 һәм 28 июньдә, шулай ук кыска вакытлы яңгырлар, яшен, көндез көчле яңгыр көтелә, боз явачак. Җил көньяктан уртача, көндез урыны белән көчле җил чыгачак. Термометр баганалары төнлә +9,+14 градус, көндез +16,+21 градус күрсәтәчәк.
Автор фотосы.