+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Ихатага көтелмәгән "кунак" килеп кергән...

Бозау кебек арттан йөгереп йөргән малкайны йорт хуҗалары нишләткән, дисезме? 

Ихатага көтелмәгән "кунак" килеп кергән...Ихатага көтелмәгән "кунак" килеп кергән...
Ихатага көтелмәгән "кунак" килеп кергән...

Чишмә районының Биккол авылында Галимҗановларның ишегалдына кыр кәҗәсе баласы йөгереп кергән. Аңа “Башкорт Бэмбие” дип кушамат биргәннәр. Алар кыр кәҗәсен ашатырга тырышып караганнар, ләкин малкай әйләнеп тә карамаган, ә әнисе якында гына күренмәгән. Шуннан соң Галимҗановлар көтелмәгән “кунак”ны вакытлыча беседкага урнаштырганнар.

"Кыр кәҗәсе бөтенләй куркак түгел, - дип сөйләгән гаилә башлыгы Наргиз.  Аны чакырсаң, килә, бөтенләй курыкмый. Бозау кебек безнең арттан йөрде!”

Хуҗалар Интернеттан укып, кыр кәҗәсен ашатырга ярамавын ачыклаганнар. Ә аннары  аны бакча кырыена илтеп, иреккә җибәрергә булганнар.  Озакламый сабыеның тавыш бирүенә урман эченнән әнисе җавап биргән, һәм ул ышаныч белән урманга китте.

Кайгыртучанлык күрсәткән гаиләгә зур рәхмәт!

 

Фото: социаль челтәрләрдән

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас