+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Яңгырлар кайчан туктар?

Синоптиклар үз фаразларын җиткерде.

Яңгырлар кайчан туктар?Яңгырлар кайчан туктар?
Яңгырлар кайчан туктар?

“Башгидрометүзәк” мәгълүматларына караганда, ялларда һава температурасы янә түбәнәя: ул нормадан 3-5 градуска түбәнрәк булачак. Көндез +15 +20 градус җылы, төнлә +7 + 12 градус  җылы булуы көтелә. Кыска вакытлы яңгырлар, яшен, хәтта боз явуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын, урыны белән көчәячәк.

Метеорологлар билгеләвенчә, +28 +30  градус температуралы тотрыклы җылы һава торышы июль башында гына киләчәк. Яңгырлар туктар, кояшлы көннәр күбрәк булыр.

Июль һәм август айлары төбәктә гадәттәгедән 0,5–1,5 градуска җылырак булачак. Сентябрь шулай ук җылы булырга вәгъдә итә — +18...+20  градуска кадәр.

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас