+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Быел кояшлы җәйне көтәргәме?

Синоптиклар июль-август айларына фаразларын җиткерде.

Быел кояшлы җәйне көтәргәме?Быел кояшлы җәйне көтәргәме?
Быел кояшлы җәйне көтәргәме?

Җәйнең беренче ае узып та китте, алда тагын ике ай бар. Алар нинди булыр — эссе һәм корымы, әллә тагын яңгырлар еш явып, үзәккә үтәрме?

Синоптиклар фаразлавынча, июльдә төбәккә чын-чынлап җәй килә, ләкин хәлдән тайдыра торган эсселәр көтмәгез. Гисметео порталы фаразлары буенча, Башкортстанда июльнең көндезге температурасы +23 ...+24 градус градус диапазонында торачак, бу табигатьтә ял итү һәм бакча эшләре өчен идеаль шартлар тудыра. Метеорологлар шулай ук бик күп кояшлы көннәр фаразлый, июльнең беренче атнасы гына мул яңгырлар белән бераз кәефне төшерәчәк.

Августта да көндезге уртача температура +21,+22 градус булачак. Мондый күрсәткечләр җәйнең икенче яртысы өчен комфорт санала.

Климат нормасы белән чагыштырганда, җәйнең ике ае да гадәттәгедән 0,5-1,5 градуска җылырак булачак.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас